Җәвит Шакиров әнисенең вафаты турында: «Кайтып җитәргә 18 чакрым калган иде...»
Татарстанның һәм Башкорстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә кайгы килүе хакында хәбәр иткән идек. Җәвит Шакировның әнисе 89 яшендә бакыйлыкка күчте. Артист «Интертат»ка әнисе белән булган җылы мөнәсәбәтләре, аның соңгы көннәре турында сөйләде.